Берсе — матур, берсе — батыр
Баланы тәрбияле итеп үстерү турында артык фәлсәфәгә бирелеп тормыйча, бүгенге чынбарлыкта әлеге сорауның көннән-көн авырлаша баруын әйтү дә җитә кебек. Яшерен-батырын түгел, балалар хәзер күп күрә, күп ишетә. Әлбәттә, аларның үсеше мәктәп диварлары артында гына чикләнеп калмавы да кулай. Күп төрле спорт секцияләре, музыка мәктәпләре, сәнгать түгәрәкләре безнең ул һәм кызларыбызны үзенә кабул итәргә әзер. Тик менә алар үзләре төрле юнәлештә күбрәк танып белергә, үсәргә телиме? Әгәр бала янәшәсендә...
06:44
1,0×
00:00/06:44
471,2 тыс смотрели · 4 года назад
Гөлчәһрә. Бәйрәм хикәясе
Шәриф Камал хикәясе Ничек гает көн булды исә, минем балачагым,  хосусан балачагымдагы бер билгеле вакыйга исемә төшә. Мин инде сигез яшьләрдә булганмын – әнкәем үлде. Әткәй аңардан  биш ел элек үлгән. Аның үлгәнлеген хәтерли алмыйм. Әнкәй үлгәндә минем кайгы-хәсрәте, әлбәттә, балаларча, ифрат дәрәҗә куркудан гыйбарәт иде; гүяки бөтен дөнья җимерелгән кебек булды... Әнкәй дә үлеп, мин бөтенләй үксез калгач, әнкәйнең абыйсы Сафый абзый мине үз өенә алды. Мин аларга күчкән көнне Сафый абзыйның хатыны — җиңгәй ни өчендер миңа, кашларын җыерып, ачулы күз белән карады. Аларның үзләренең дә ике кызлары бар иде...