Текст татарской народной песни "Авылкаем" (5 версий)
Мең-мең бәхет юллар чакта, Ягым, сиңа тиң калам. Авылның яшел чирәмен Сагына һәрбер балаң. Юк, китмимен, һич китмимен Мин синнән, авылкаем. Ак каенлы, җил капкалы, Газиз туган яккаем. Ай нурыдай якты иде Авылдагы вакытлар. Учак янында кичләрен, Эх, күңелле уеннар! Юк, китмимен, һич китмимен Мин синнән, авылкаем. Ак каенлы, җил капкалы, Газиз туган яккаем. Зифа юкәләрең белән Кызыктырма син, калам — Кайда җиләк болыннарың, Яшел чирәмең кайда? Юк, китмимен, һич китмимен Мин синнән, авылкаем. Ак каенлы, җил капкалы, Газиз туган яккаем. Яшәсәм дә еракларда Тора алмыйм мин синсез. Читкә типмә, авылкаем, Буласым килми сансыз...
1851 читали · 1 год назад
Текст песни Элдермешкэ кайтам эле – Хания Фархи
Оригинальный текст песни Элдермешкэ кайтам эле – Хания Фархи Сая елгалары ага, Сая елгалары ага. Текә ярларга тулып. Агар идем шул якларга, Агар идем шул якларга. Чишмә моңнары булып. [Кушымта:] Кайтам әле Әлдермешкә. Әлдермешкә кайтам әле. Чишмәгә төшәм әле. Чишмәгә төшәм әле Һаман сине сөям диеп. Сөям һаман сине диеп. Серемне чишәм әле. Серемне чишәм әле.... Су чәчрәтеп уйнап үстек Су чәчрәтеп уйнап үстек Сөйдеркә буйларында. Тере су тамчыларыдай Тере су тамчыларыдай Калдың син уйларымда. [Кушымта:] Кайтам әле Әлдермешкә. Әлдермешкә кайтам әле. Чишмәгә төшәм әле. Чишмәгә төшәм әле Һаман сине сөям диеп...