Яшьлек эзләре
Өлгермәдем яшьлек белән хушлашырга. Кем өлгерде? Миңа әйтегез. Яшьлек куша безгә ашыгырга, Калдырмыйча йөргән эзебез. Өлгермәдем. Ничә яшьтә, кайчан? Ник әйтмәдең миңа син, яшьлек? Минем кебекме син оялучан, Качтың, очтың миннән диярлек. Язып куйган булсам киткән көнең, Искә алыр идем ел саен...
1 месяц назад
Яшьлек хатасы
I Октябрь киче... Үзенчә салкын, җепшек һәм моңсу. Көнчыгыштан чыккан сары шар көнбатышка керә дә, юкка чыга. Кайвакыт эш белән артык мавыгып киткән чакларда күзгә күренми дә кала. Ә бөтенләй баегач, авыл үз төсен күз ачып йомганчы үзгәртә дә куя. Күк йөзе алсулыгын югалтып, караңгы зәңгәр төскә керә башлый. Бар тирәлек тавышсыз кала, хәтта усакларның яфраклары да тынлыкны бозарга курыккандай төп-төз генә басып тора. Мондый вакытларда ишегадының тупсасында утыру – үзе бер җанга ләззәт. Беркем дә күңелнең нечкә кылларын таптап-таптап теңкәгә тими. Бары тик тирә-юньгә карасаң, әбиләр чуагына алданып калган кошларның сукрана-сукрана сызгырып утырулары вакыт-вакыт тирән уйларга чумдыра...