Текст татарской народной песни "Авылкаем" (5 версий)
Мең-мең бәхет юллар чакта, Ягым, сиңа тиң калам. Авылның яшел чирәмен Сагына һәрбер балаң. Юк, китмимен, һич китмимен Мин синнән, авылкаем. Ак каенлы, җил капкалы, Газиз туган яккаем. Ай нурыдай якты иде Авылдагы вакытлар. Учак янында кичләрен, Эх, күңелле уеннар! Юк, китмимен, һич китмимен Мин синнән, авылкаем. Ак каенлы, җил капкалы, Газиз туган яккаем. Зифа юкәләрең белән Кызыктырма син, калам — Кайда җиләк болыннарың, Яшел чирәмең кайда? Юк, китмимен, һич китмимен Мин синнән, авылкаем. Ак каенлы, җил капкалы, Газиз туган яккаем. Яшәсәм дә еракларда Тора алмыйм мин синсез. Читкә типмә, авылкаем, Буласым килми сансыз...
Текст татарской песни «Вакытлыча түгел»
Риф Гатауллин көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Ничек яшәдем икән мин Син очраган көнгә кадәр? Бер ел үткән кебек, сине Бер тәүлек күрмәсәм әгәр. Бәлки вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү. Вакытлыча түгел, диеп, Ярсый күңел, яна йөрәк. Тормышта бергә атларга Синең кебек кеше кирәк… Бәлки вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү...