06:44
1,0×
00:00/06:44
546,5 тыс смотрели · 4 года назад
Юллар, юллар, аларда көн саен күпме кешеләрнең гомере өзелә
Юллар, юллар, аларда көн саен күпме кешеләрнең гомере өзелә... Узган ел районыбызда кеше гомере өзелүгә китергән аварияләр булмады, ләкин ел-елга ошап килми шул. Республика һәм район юлларындагы торыш, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән аралашып алдык. Юллардагы фаҗигаләрне булдырмый калуда шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәп хәрәкәт итәргә тиеш. Быелның җиде аенда Татарстан территориясендә 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 163 кеше һәлак булган һәм 2138 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган...
9 часов назад
Парк юбилеена әзерләнә
2016 елда беренче кунакларын кабул иткән “Кояшлы Ык” ял зонасы Мөслимнең йөзек кашына әверелде. Районыбызга кайлардан һәм нинди генә кунаклар килми. Һәркайсы “Кояшлы Ык” ял зонасы белән кызыксына, шунда барырга тырыша. 5 чакрымга сузылган, 60 гектардан артык мәйданны тәшкил итүче ял зонасы 10 ел халыкка хезмәт итә. Кайчандыр чүп-чар белән тулган Ык буе ландшафтның төрле формаларына бай ял урынына әверелде. “Парклар һәм скверлар” һәм “Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү” республика программалары ярдәмендә...