1 год назад
Айсылу Габдинова: «Ирем – минем беренче мәхәббәтем»
Җырчы Айсылу Габдинованың август аенда улы туганын язган идек. 4 октябрьдә уллары Арсланга 2 ай булган. Яшь ананың йөклелек чоры әйбәт, сизелми генә узган. Шунысы кызык: җырчы шәхси тормышын күрсәтми диярлек. Хәтта күпләр аның кабат кияүгә чыгып, бәби алып кайтканын да сизми калган. Ә без, үз чиратыбызда, яшь әти-әнигә һәм аларның нәни улларына исәнлек теләп, хәбәргә чыктык. Айсылу, әни булуың белән. Эйфория әле дә бармы? Рәхмәт, Эльза. Әйе. Иң зур бәхет – балам. Кияүгә чыгуыңны, йөклелек чорыңны күрсәтмәдең...
1 год назад
Айсылу Габдинова роддомда, акча түләсә дә, коридорда яткан
Күптән түгел генә әни булган җырчы Айсылу Габдинова роддомда яткан вакытын искә төшергән. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрендә сөйләгән. «Роддомда шундый әйбәт кызлар белән палатада яттым. Берсенең улы Лев иде, без – Арслан. Акча түләп ятсам да, бер тәүлек коридорда яттым әле. Бала табучылар бик күп икән», – дип язган җырчы сториста һәм коридорда төшергән фотосын урнаштырган...