Текст татарской песни «Вакытлыча түгел»
Риф Гатауллин көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Ничек яшәдем икән мин Син очраган көнгә кадәр? Бер ел үткән кебек, сине Бер тәүлек күрмәсәм әгәр. Бәлки вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү. Вакытлыча түгел, диеп, Ярсый күңел, яна йөрәк. Тормышта бергә атларга Синең кебек кеше кирәк… Бәлки вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү...
1112 читали · 3 года назад
Иркэ | Бары тик саубуллашу | Текст песни
Хушлашуларны теләми, Мин буген синен белән. Каерып алып китәсең Җанымны узең белән. Юк, китмә дип әйтә алмадым Бәгерләр өзелсәдә.  Кайтырсың бит яннарыма Син исән-имин генә.  Киткән чакта назлап кына Кочакларыңа алдың.  Эчтән генә син узең дә  Сагыш утында яндың. Кайтырмын мин, кайтырмын дип Вәгъдәләр биреп киттең.  Көтәрмен дип, көтәрмен дип Мин дә бит сузләр бирдем. Юлларыңда фәрештәләр Канатын җәеп торсын Куенындагы догалар Гел сине саклап барсын Кайтчы зинһар әйләнеп бер Син кабат илләреңә...
1851 читали · 1 год назад
Текст песни Элдермешкэ кайтам эле – Хания Фархи
Оригинальный текст песни Элдермешкэ кайтам эле – Хания Фархи Сая елгалары ага, Сая елгалары ага. Текә ярларга тулып. Агар идем шул якларга, Агар идем шул якларга. Чишмә моңнары булып. [Кушымта:] Кайтам әле Әлдермешкә. Әлдермешкә кайтам әле. Чишмәгә төшәм әле. Чишмәгә төшәм әле Һаман сине сөям диеп. Сөям һаман сине диеп. Серемне чишәм әле. Серемне чишәм әле.... Су чәчрәтеп уйнап үстек Су чәчрәтеп уйнап үстек Сөйдеркә буйларында. Тере су тамчыларыдай Тере су тамчыларыдай Калдың син уйларымда. [Кушымта:] Кайтам әле Әлдермешкә. Әлдермешкә кайтам әле. Чишмәгә төшәм әле. Чишмәгә төшәм әле Һаман сине сөям диеп...
Текст татарской народной песни «Дүртөйле»
Агыйделнең аръягында Сулар тынгандыр инде. Һәркемнең дә үз хәсрәте Була торгандыр инде. Яр буйларында тыңладым Суларның агышларын. Кемнәр генә басар икән Йөрәгем сагышларын? Агыйдел каты акса да, Комнары кала икән. Кайгы-хәсрәтләр бетсә дә, Моңнары кала икән. Ага сулар, ага сулар, Ага сулар үрләрдән...