sfd
Алсу Фазлыева тегүчесе шаккатырлык дәрәҗәдә ябыккан
Җырчы Алсу Фазлыева тегүчеләрен шаккатырырлык дәрәҗәдә ябыккан. «Кичә киемнәрне тарайтырга дип барган идем. Тегүчеләр шаккатты. «Тарайтканчы, яңа кием тектерү яхшырак булыр», – диделәр. «Ул кулларыгыз, ул аяклар, ул йөзләрегез! Нишләдегез?» – диләр. Аллаһка шөкер, дөрес тукланам, су, көнгә 2 тапкыр коктейль эчәм. Спорт белән шөгыльләнеп булмый, мин аны яратмыйм да инде. Туклану гадәтләрен дөрес формалаштырганда, артык килограммнар барысы да китә. Теләк кенә булсын», – дип сөйләгән җырчы сторисларында...
Алсу Фазлыева икеләнә: «Бәлки, ул бөтенләй минеке түгелдер?»
Җырчы Алсу Фазлыева бик күп еллар элек үк машина йөртү таныклыгы алган булса да, рульгә утырмый икән. Ә бүген хатын-кызлар өчен машина йөртү – бик кирәкле һөнәр. Алсуның машина йөгәнли алмавының сәбәбе дә бар. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган һәм виртуаль дусларыннан киңәш сораган. «Дуслар, сездән киңәш сорыйсым килә. 8 ел элек мин «права»га укып чыктым. Әмма гел Азат (җырчы Азат Фазлыев) белән булгач, руль артына утырам, дип ашкынып тормадым. Машина йөртү таныклыгын сатып алмадым, үз көчем, үз белемем белән имтиханнар биреп, гадел алган документым...