sfd
Ислам динендә бернинди дә гореф-гадәтләр юк
Әссәләмәгаләйкүм мөхтәрәм мөселман милләттәшләр! Мин бу язманы бәхәс өчен түгел, ә бераз гына акны карадан аерырга кирәклеге хакында язарга булдым. Бүген, кызганычка каршы ислам дине хакында шулчаклы төтен җибәрүчеләр күбәйде ки, күбебезнең күзләрен томан басты һәм һич акны карадан аера алмый башладык. Әйтәсе килгән сүзем гореф-гадәт турында Газиз милләттәшләрем, ислам динендә бернинди дә гореф-гадәтләр юк һәм була да алмый. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңгәннән соң 3 ел яшерен дәгъват кылды да, беренче булып Мәккәдә киң таралган гореф-гадәтләргә каршы көрәш башлады...
Хөрмәтле мөселманнар
Хөрмәтле мөселманнар! Якын туганыгыз вафат булса, безнең һәм имамның өстендәге бурычы-мәетне госелләндерү, кәфенләү һәм җеназа уку. Боларны эшләмәсәк-гөнаһлы булабыз, Аллаһ сакласын. ⚠️Җирләгәннән соң өчесенә-җидесенә зур-зур табыннар җыю, күптөрле ризык әзерләү-фарыз түгел! Өстегезгә Авырлык йөкләмәгез! Мәеткә бер дога да җитә! Безнең Аллаһ каршында 5 бурычыбыз бар. Шул 5 фарыз өчен дә һәр кеше хисаб тотачак: من أركان الإسلام، لقول النبي محمد-ﷺ -: «بني...