1 год назад
«Кояшкай» балалар бакчасында әниләр һәм әбиләр өчен бәйрәм концерты уздырдылар
Югары Ослан "Кояшкай" балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Традиция буенча аңа тәрбияләнүчеләрнең әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Балалар бакчасы мөдире Гөлшат Насыйбуллина барысын да бәйрәм белән котлады һәм “Әниемнең алтын куллары” конкурсында иң актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Балалар иң кадерле кунакларга - биюләр, җырлар, шигырьләр һәм җылы теләкләр әзерләделәр. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар да гүзәл затларны күңелле җыр белән котлады...
1 год назад
Югары Осланда “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” бәйгесенең район этабында җиңүчесе билгеләнде
“Кояшкай” балалар бакчасында рус тәрбиячеләренең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Конкурс алдыннан “Кояшкай” балалар бакчасында төрле халыклар киемнәренә киенеп тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр кунакларны каршы алдылар, бергәләп Татарстан гимнын башкардылар. Шулай ук сәхнәләштерелгән "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр, анда тамашачылар татарларда кичке аулак өйләрнең ничек узуын күрделәр. Конкурста барлыгы 4 педагог катнашты. Ярышлар берничә этапта узды...