sfd
Россия көнен казанлылар һәм күп туристлар «Туган Авылым» милли комлексында бәйрәм иттеләр.
12 июнь-Россия көне. Бу күңелләрендә үз иленә мәхәббәт саклаган барлык кешеләр өчен бәйрәм! Бу көнне минем күңелем ватанпәрвәрлек белән тулды. Мин ял көнен югалтмаска булдым һәм "Туган Авылым"милли комплексында булдым. Минем татар җанлылыгым ил һәм республика өчен сөенде! Комплекста ял итүчеләр бик күп иде. Бар җирдән горурлык хисе ташып тора иде. Комлекстан бер татар халык җыры, бер рус моңы агылып тора иде. Һәр сәгать саен илгә хөрмәт күрсәтеп бер минут тынлык игълан итәләр иде. Бу вакытта һәр татар, һәр рус, һәр туристның туктап басып торуына мин бик нык гаҗәпләнә идем...
Казанда туңдырма фестивале гөрли!
Озын ял көннәрендә Казанлыларны татлы һәм барлык кешене җәлеп итүче туңдырма фестивале көтә. Ул 12 июньнән 15 июньгә кадәр Казан Кремле яр буенда 11:00 дән 22:00 сәгатькә кадәр уза. 13 нче июнь көнне мин бу фестивальгә барырга булдым һәм һич тә үкенмим. Туңдырма яратучы кечкенәләр һәм зурлар өчен бу фестивальдә 100 дән артык туңдырма үрнәге, шул исәптән оригиналь һәм гадәти булмаган төрләре тәкъдим ителгән иде. Фестивальдә танылган брендларның да, шәхси кондитер-мастерларның да продукциясе тәкъдим ителде...