Эльвира Хамматова «Яшьли әле сөйгән ярым»
Эльвира Хамматова исемен үзгәрткән: «Эльвира паспортта гына калды...»
Шәхсән мин артистның тамашачысына һәрвакыт сөйләрлек сүзе, җырлары аша җиткерергә теләгән яңалыклары, мәңгелек темалардан саналган мәхәббәт, гаилә, балалар кебек темаларга карата фикерләре булырга тиеш, дип уйлыйм. Артист буш булырга тиеш түгел. «Онытылмый… Вакыты да дәваламый» Ильвира, ничек концерт? Үз-үзеңнән канәгать калдыңмы? Казан концертында видеосъемка булды. Менә шушы видеотасма әзер булгач, аны башыннан ахырына кадәр карап чыккач кына концерт турында үз фикеремне әйтә алырмындыр. Тамаша үзем турында булды...
Эльвира Хамматова никахына соңга калган
Бүген Эльвира Хамматованың никах туе. Җырчы социаль челтәрләрдә никах образын күрсәтте. «Әзер. Киттем мин. Никахыма соңга калмам дип өметләнәм», – дигән, матур алсу төстәге күлмәк кигән, ак яулык япкан Эльвира Хамматова. Алдагы видеокадрларда җырчы үзенең барыбер соңга калуы хакында әйтә. «Ни сәбәпле соңга калынды, дип уйлыйсыз?» – дип тә сораган ул виртуаль дусларыннан. «Интертат» соңгы вакытта җырчының тормышында булган күңелле вакыйгалар турында язган иде. Сөйгәне Равил Эльвирага матур итеп тәкъдим ясады...