Караоке - "Аерылмагыз" Татарча жырлар | Татарская Народная песня | KaraTatTv
Әй гомер, дим, вакыт бир - тагын бер балкырга!
Мартның уртасына керсәк тә кыш әле китәргә ашыкмый.Күңелләргә сафлык өстәп ап-ак карлар ява. Табигатьнең матурлыгына хозурланып без алга таба барабыз. Бүген без Шумково авылында гомер кичерүче Закировлар гаиләсендә кунакта. Тупсадан килеп керешкә безне елмаеп Сәлимә апа каршы алды. Җор телле, киң күңелле әлеге ханымның озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгәне әллә каян күренеп тора. Моннан 60 ел әлек Күгәрчен авылында дөньяга килгән Сәлимә ханымны нинди җилләр ташлаган соң Шумково авылына? Әйдәгез, барысын да башыннан башлыйк...
Үч. Венера Мәҗитова
Бер генә тойгы — бәхилләшә алмыйча китү ихтималлыгы гына үзәген өзә. Нишләп 18 ел буена уйланмады икән ул шул хакта. Килененә карата кылган начарлыкларының кайчан да булса бер үзенә әйләнеп кайтачагын чамаламады. Ни өчен ул гомере буе килененнән үч алу тойгысы белән яшәде? Урра! Иртәгә иртән Рәмис эшкә китә. Себергә – озын акча артыннан. Гөлнара бу көнне түземсезлек белән көтә. Ух, китсен генә Рәмисе, тупсадан атлап кына чыксын, беләчәк ул нишләргә кирәген, беләчәәәәк! Йокы бүлмәсендә яткан теге...