1 неделю назад
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» милләтнең бетүе турындамы?
Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” – аның иҗатының башлангыч чор әсәре. Үз заманында моңа җәмәгатьчелек тыныч кына караса, соңгы вакытта милләткә куркыныч янау сизелә башлагач, бу халәткә карата киренкелек артты. Хәтта 2018 елда Илдар Әюпев интернет киңлегенә таймер да куйды, бу да үзенә күрә сискәндереп торырга тиеш. Әлеге язмада Г. Исхакыйга бу әсәрне язарга этәргән сәбәпләрне һәм ул җиткерергә теләгән фикерләрне барларга тырышабыз. Ә соңгы нәтиҗәне һәркем үзе ясаячак һәм милләтне саклап калуга, яисә инкыйразга якынайтуга үзе керткән өлеш хакында уйланыр...