Татарча гармун - Наиль абый бию кое
Татар егете танкта татарча бии – Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылардан видео
Мессенджерларда танк өстендә татарча биегән видео таралды. Видеодан аңлашылганча, аны Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар бии, чөнки танк көпшәсенә «Огонь» дип язылган. Гадәттә, мондый язулар хәрби өйрәнүләрдә түгел, сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда катнашучылар тарафыннан языла. Шуңа да, бу видео Украинада төшерелгән, дип әйтеп була. Егет, сызгыра-сызгыра, танк башнясында татарча бии, шунда ук Татарстан флагы беркетелгән, аны иптәшләре хуплап, алкышлап карап тора. Бию көе Флера Хөрмәтованыкына охшаган. Видеоны төшерүче колоннаны да төшергән – анда «V» билгесе төшерелгән хәрби техника тора...
«Татар халкын хурлыкка калдырдың» – Роза Сябитованың татарча биегәнен ошатмаганнар
Танылган яучы Роза Сябитованың «Давай, поженимся» тапшыруында татарча биегәнен социаль челтәрдәге «Татарстан – Башкорстан» төркеменә куйганнар. Менә дигән татарча бию көенә кәләш эзләп килгән кияү егетләре белән бергә әллә нинди уңайсыз хәрәкәтләр ясап селкенүче Сябитова халыкка бер дә ошамаган. «Татар халкын хурлыкка калдырдың… Бу – бию түгел»; «Безнең мәдәниятебезгә карата бер тамчы да хөрмәт булмау дигәнне аңлата бу бию. Коточкыч»; «Бу өч татарның ник берсе булса да бии белсә икән»; «Татар халкын...