Без бит авыл егетләре - Илнар Шәрәфетдинов (Дөмәй)
«Агыйделнең буйлары»н җырлап танылган Илшат Сафин: «Чикылдап йөри торган кызлар ошамый»
«Мин белгәннән бирле әти фермерлык эше белән шөгыльләнә. Әнием – хуҗабикә» Илшат, тумышың белән кайсы якныкы? Тумышым белән мин Кукмара районының бик матур Аш-Буҗи авылыннан. Әти-әниегез кем булып эшлиләр? Әтиемнең исеме Илфат. Мин белгәннән бирле, әтием фермерлык эше белән шөгыльләнә. Әнием Альмира – хуҗабикә. Хәзерге вакытта үзебезнең мини фермабыз бар. Шунда маллар асырыйбыз, сөт җитештерәбез, сөтләрне урнаштырабыз. Әнием өй тирәсендә эшчеләргә ашарга пешереп, өйләрне җыештырып, әтигә булышып йөри...