06:44
1,0×
00:00/06:44
478,5 тыс смотрели · 4 года назад
2 года назад
Көнләшеп үләрлек Шыңар авылында Сабантуйга бүләк җыю: «Менә кая кияүгә чыгарга кирәк!»
Җәй башлану белән авылларда Сабантуйлар гөрли башлый. Сабан туе бер кызык булса, бәйрәмгә бүләк җыю – икенче кызык. Узган ел, Татарстан районнарында бүләкне ничек җыялар икән дип кызыксынып, күзәтү ясаган идек. Бөтен авыллар арасында «көнләшеп үлә торган авыл» дип Саба районы Олы Шыңар авылын атадылар. Интернетта таралган видеолары ярдәмендә Шыңар халкы бөтен татар дөньясына танылды. Быел «көнләшеп үлә торган авыл»га барып, бергәләп бүләк җыйдык. Бөтен рәсми өлешләрен читкә куеп, алдан ук әйтеп куям – билләһи көнләшеп үләрсең...