Зифа Нагаева «Бер вакыт кына»
«Күңел»-хикәя. Автор Максудова А.М.
Хикәя Күңел. Бу хәл мин бишенче сыйныфта укыганда булды. Шунысы кызык: моны беркем дә исенә төшермәде. Мин генә хислэремә бирелеп утырганда исемә төшерә идем. Кояшлы җәй уртасы иде. Көндез, эссе булуга карамастан, көчле җил исә башлады. Болытлар да бер-бер артлы һаваны капларга тотындылар. Яңгырга, күрәсең... Менә инде кара болытлар бөтенлэй һаваны томаладылар. Кояш та хәзер күренми. Аның соңгы нурлары җир өстеннән чабып уттеләр дә, шул ук вакытта югалдылар. Беренче тамчының тәрәзәгә бәрелгәне ишетелде. Һәм шуннан соң коеп яңгыр ява башлады. Авыл халкы бу вакытта кырда эшли иде...
Зифа Нагаева: «Олы кайгы белән кайтып барышыбыз Авыргазыбызга….»
Автор-башкаручы Зифа Нагаева дусларына авыр хәбәрен җиткерә. Аның якын дусты вафат булган. «Районга, туган якларга шатлык белән генә түгел, кайгылар белән кайтулар да чиратлый. Бүген олы кайгы белән кайтып барабыз Авыргазыбызга. Республикабызга хезмәте белән бик зур өлеш керткән, 100 процент гомеремне бергә үткән дустым Галинур Мөлековны җирләргә кайтып барабыз. Кызганычка, арабыздан китеп барды. Күңелләрем ярсу, хисләрем тулы, әйтер сүзләрем шулхәтле күп… Алар шигъри юлларга күчә...