2 года назад
Херсонда һәлак булган Минзәлә егетен озаттылар: «Барысы да яхшы булыр, дип киткән»
Хәрби оркестр тавышы астында Украинада һәлак булган Евгений Касаткин белән хушлаштылар. Авылдашларын озатырга, Евгений гаиләсенең кайгысын уртаклашырга дип, бик күп авыл халкы җыелган иде. Иске Матвеевка авылы кешеләре күз яшьләрен тыеп тора алмады. Герой белән хушлашу чарасында ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Азат Хамаев, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Сергей Владимиров, Казан танк училищесы курсантлары оркестры катнашты...
249 читали · 4 года назад
Ветеран
– ...Кара әле, улым, тыңла әле... – дип башлады сүзен олы яшьтәге абзый. Уңай җавап ишеткәч, исем-атын әйтеп, кайсы районның нинди авылыннан булуын белдерде. – Эһ-һ-һем... Мичкә ягарга утын запасыбыз аз, мал-туар карый алмагач, азык-төлекне сатып алырга мәҗбүрбез. Авылда кибет ачылып кына ябыла. Алырга теләгән әйбер кайтарылмый. Күрше авылга йөрергә мөмкинлегебез юк. Кышын урамнар кардан ачылмый... Карчык та, үзем дә өйдә, йортта чак хәрәкәтләнәбез. «Сусыз интеккәнне дә сөйлә. Суга интегеп ятканны да әйт...» – бабай сөйләгәннәргә кушылган әбинең сүзләре дә ишетелде. – Карт, сөйләвеннән тукталып озак итеп ютәлләде...