Хания Фархи «Элдермешкэ кайтам эле» [татарча караоке]
Текст татарской песни «Герман көе» (3 версии)
Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына. Айның да бар йолдызы,
Суның да бар кондызы.
Сагынсам кояшка карыйм,
Ул да йөри ялгызы. Алсу була, моңсу була
Җәй көнендә таң ату.
Сагынуларым шулкадәрле —
Мөмкин түгел аңлату. Урамнардан урамнарга
Кемнәр күпер салганнар?
Без аерылдык та саргайдык,
Саргаймасын калганнар. Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын
Безнең көннәр санаулы. Биек икән тавыгыз,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз...
“Уңыш сере – тәртиптә!”
Бер чарада моңлы җыр ишеттем. Җырчы бөтен күңелен биреп, матур итеп халык җырын башкара. Үзе миңа таныш түгел. Аның кем булуы хакында сораштым. “Мәгафур Хисмәтуллин һәм Радик Гәрәев исемендәге республика җыр бәйгеләре лауреаты, танылган моңлы җырчы Илгиз Әхмәтшин ич бу! – диде янымда утырган кеше һәм өстәп куйды, – Ул үзе эшкуар да әле! Төзелеш эшләрендә хезмәтләр күрсәтә”. Җырчы-эшкуар миндә кызыксыну уятты. Гадәттә, күпчелек иҗат кешеләре эшкуарлыктан ерак тора бит. Бу ир-егет ничек ике юнәлештә дә уңышларга ирешә алган? Гәзит укучыларга уңыш серен чишүен сорагач, теләп ризалашты...