Син сазынны уйнадын...
Татар халык жыры Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгырем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгырады ул моңлы кыллар… Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап...
1 год назад
Балаларны хор белән "Я русский! " дип кычкыртканнар, кычкырмаганнарга илдән китәргә киңәш иткәннәр (Казанда)
Урыс түгел, без – ТАТАР!!! Мин моңа башта ышанмаган идем! Монтаждыр, мондый хәл Татарстанда булмас, дип уйладым. Ә бу хәлләр дөрес булып чыкты бит! Казан мәктәпләренең берсендә балаларны хор белән "Я русский! " дип кычкыртканнар, кычкырмаганнарга илдән китәргә киңәш иткәннәр. Ә нигә татар баласы, мин урыс, дип акырырга тиеш әле?! Инде татар телен мәктәпләрдән куып чыгару гына җитмәгән, татар балаларының күңеленнән татарлыкны да куалар, аларга үз телләре белән, "Я русский! " дип әйттерәләр. Ни өчен алар урыс булырга тиеш ?! Ни өчен?! Аталары сугыш кырында урыс дөньясы өчен җан бирә, аналары монда...