Караоке - "Авыл кое" Татарча жырлар | Татарская народная песня KaraTatTv
Татар Кетнәсе авылы: җимерек клуб, бүрәнә мәктәп, фельдшерсыз медпункт
Җимерек мәдәният йорты Көне буе өстән яңгыр явып торуга карамастан, мәдәният йорты каршына 5 хатын-кыз чыгып, тезелешеп баскан. Өсләрендә – милли кием, аякларында – читек, ә кулларында – ипи белән тоз. Үзләре матур итеп җырлап та җибәрделәр… Як-ягыма карандым – миннән ары кеше юк. Мине шулай каршылыйлар икән бит, рәхмәт яугыры! Җәһәт кенә атлап, кыяр-кыймас кына ипиләрен авыз иттем. Үземә иптәшкә машина йөртүче Сергейны да дәшкән идем, ул бөтенләй читенсенеп, тиз генә машинасы эченә кереп сеңде....
Татар башын татар ашар: артистларга Новосибирск татар авылларында концерт куйдыртмаганнар
Төбәкләрдә эшләүче татар оешмаларының үзара ызгышлары, бердәм булмыйча, икедән өчкә аерылырга тырышып ятулары турында соңгы арада күп сөйлиләр. Халык санын алудан соң татарларның кимүен дә шуның белән бәйләп аңлатучылар бар. Татарстаннан читтә булган, башка милләт арасында яшәүче татарларга, киресенчә, бердәм булырга кирәктер дә бит. 11-15 гыйнвар көннәрендә Новосибирск өлкәсендә көч-хәл белән концертлар куеп кайткан артистлар Нурзадә, Илшат Вәлиев һәм Әлфия Хәбибуллина «татар башын татар ашар» теориясен раслады гына...