Алтай
Текст песни | Артур Маузирович & Лия Шамсина - Кил син | Премьера
Менә тагын көзләр җитте, Менә тагын яфрак коела. Салкын көзнең сары төсе Сагыш сала, күңел боега. Кайдан сине эзлим икән, Кошлар белэн китим микән? Иңнәремдә талмас җилкән, Юлларымда сары чирәм. Кил син, кил син, узең кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Әле дэ соң тугел. Көзге тойгы салкын җилдән Өшегәнме әллә боегып? Син яшәгәч, яшим мин төн, Күңел белән сиңа сыенам. Кил син, кил син, узең кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Әле дә соң тугел...
Син сазынны уйнадын...
Татар халык жыры Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгырем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгырады ул моңлы кыллар… Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап...