Сеня рядом и Белла пришел. Былое
“Улыгыз сезнеке түгел...” (бер гаилә язмышы)Лилия Гайнуллина
Фәнил аноним номердан смс килгәннән соң, тирән уйга чумды. “Хатыныгыз сезне алдый. Улыгыз сезнеке түгел...” Бу хәлиткеч ике җөмлә... Тормышын астын-аска әйләндергән һәм яраткан кешеләрен сызып ташлаган ике җөмлә... – Фәнил, Фәнил, дим, син нәрсә чукракмы әллә?! Мин сиңа инде өченче тапкыр бер үк нәрсәне әйтәм, ә син игътибар итмисең, – хатыны Ләйсирә аптырап аңа карады. ...Алар башкалада университетта укыганда танышты. Егет белән кызны Ходай нәкь бер-берсенә яраштырып, охшатып дөньяга китергән, күрәсең...
Минем гаиләм (Зөләйха Солтанова)
Фәйрүзә авылдан шәһәргә педучилищега укырга керергә килде. Дискотекада Назыйм белән танышты. Егет аннан дүрт яшькә олырак. Ул вакытта инде Назыйм укып бетереп, права алган, каладагы автовокзалда автобус йөртүчесе булып эшли иде. Хезмәт хакы да Фәйрүзәне чәчәкләр, бүләкләр белән иркәләргә, кинога, кафеларга йөртергә дә җитеп барды. Нәрсә күрде Фәйрүзә авылда яшәп? Бернәрсә дә күрмәде. Мал-туар, бакча арасыннан башы чыкмады. Ялларда, кичләрне тизрәк уздырырга теләп, клубка чыгыштырды. Шул чакта ук Фәйрүзә «бары тик шәһәр егетенә генә кияүгә чыгам» дип, үз-үзенә сүз бирде...