Син сазынны уйнадын...
Татар халык жыры Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгырем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгырады ул моңлы кыллар… Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап...
1041 читали · 2 года назад
Иркэ | Бары тик саубуллашу | Текст песни
Хушлашуларны теләми, Мин буген синен белән. Каерып алып китәсең Җанымны узең белән. Юк, китмә дип әйтә алмадым Бәгерләр өзелсәдә.  Кайтырсың бит яннарыма Син исән-имин генә.  Киткән чакта назлап кына Кочакларыңа алдың.  Эчтән генә син узең дә  Сагыш утында яндың. Кайтырмын мин, кайтырмын дип Вәгъдәләр биреп киттең.  Көтәрмен дип, көтәрмен дип Мин дә бит сузләр бирдем. Юлларыңда фәрештәләр Канатын җәеп торсын Куенындагы догалар Гел сине саклап барсын Кайтчы зинһар әйләнеп бер Син кабат илләреңә...