1 неделю назад
Чүпне дөрес түгәсезме?
Һәр русияле елына уртача 400-500 килограмм чүп-чар “җитештерә”. Әлеге калдык­ларның 80 процентын яңадан эшкәртергә һәм кулланырга булыр иде, әмма хәзер аларның бик аз өлеше генә сортларга аерыла. Шулай да яхшы яңалыклар да бар: Табигать министрлыгы Русия төбәкләрендә каты калдыклар белән эш итү системасын үзгәртеп корачак глобаль проектка башлангыч бирде. 2030 елга полигоннарга чүп-чарны 2 тапкырга азрак чыгару һәм аны сортларга аеру планлаштырыла. Ягъни аерым җыю – безнең якын киләчәгебез, һәм аңа хәзер үк атларга кирәк...