Ак карлар - Азат Самигуллин
❄️Людмила Аланлы: Карлар ява «Карлар ява» Ап-ак карлар ява, Ап-ак карлар, Иңнәремә төшеп сарыла. Табигатьнең кышкы матурлыгы Ак юргандай җиргә ябыла... Ап-ак карлар ява, Ап-ак карлар, Нинди рәхәт була ул чакта! Үз яктысын өсти яңа карлар Күңелләрдә янган учакка. Ап-ак карлар ява, Ап-ак карлар Учларымда эреп югала, Җир өстенә төшкән ябалак кар Киләчәккә якты юл сала...
Мәхәббәт
(Любовь) Мәхәббәт Ап-ак карлар булып Илдар Бай көе Тыныч кына Уфа урамнары... Уфаларда күптəн төн инде... Экерен генə ап–ак карлар ява. Бөтен дөнья шундый тын инде. Шундый тынлык минем күңелдə д Əле генə давыл иде бит. Уфада – төн, ə мин синсез идем, Күңелемə авыр иде бит. Авыр иде синнəн китүлəре... Синсез яшəүлəре... Барсы да... Əле менə ап-ак келəм булып Ап-ак карлар ява каршыма. Һəм күңелем белəн синнəн китəм Ап-ак карлар яуган чагында. Яңа яуган ап-ак карлар булып Син яшəрсең əле җанымда...