1 год назад
Кадер киче (хикәя)
«Ритуал хезмәтләр» машинасы кузгалып китүгә, Фәнис тә машинасын кабызды. Тегендә-монда чабулап йөреп, үзенең өшегәнен сизмәгән бугай, ул эче-тышы белән калтыранып куйды. Буран чыгарга җыена иде. Альбертның гәүдәсе салынган кара Газельгә тагылып диярлек бара Фәнис. Кабер казышырга дип дүрт егетне иртән үк җибәргән иде. Петрович белән Хәким бер машинада аның артыннан кузгалдылар. Кышкы юл булгач озак кайтылды. Альбертның әтиләре үзәк урамда торалар икән. Моңа кадәр аларда булганы булмаса да, авылга килеп кереп алты-җиде йорт узуга, кайда мәет озатканнары аңлашыла иде...
280 читали · 2 года назад
Одно из наиболее шикарных лирических шедевров татарского языка . Произведение татарского поэта Хади Такташа - "Ак чәчәкләр" ("Белые цветы"). АК ЧӘЧӘКЛӘР Ул, Эретеп туңган тәрәзәне, Мыштым гына карый урамга. Ак чәчәкләр ява урамда... Берәү, Борын очын кулына кысып. Сүгенеп узды кышкы салкыннан, Җил ияреп китте артыннан... Алар, Чана тартып, җырлый-җышрлый, Тау шуарга икәү уздылар, Ә бераздан - кире сыздылар... Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур. Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып жиргә коела... Яз янгыны җиргә кабынганчы, Кар астында йоклар урамнар. Төне матур булса, төн үтүгә Таңнар алып килер бураннар... Дөнья матур, Шуның өчен дә бит сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан, Ә җил, мыштым гына, эндәшмичә, Ияреп килә минем артымнан... Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән, Кайда барсам, шунда бара ул; Өйгә кергәндә, җиргә ятып, Чыкканымны саклап кала ул... Шуның өчен дә мин, чыкмый гына, Тәрәзәдән карыйм урамга. Ак чәчәкләр ява урамда. Ак чәчәкләр ява, дөнья матур. Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела... #shigriyat@tatarbelem