2 года назад
«Күңел» радиосы яшьлеккә алып кайтты: 50 ел элек язылган җыр, 18 ел күренмәгән җырчы
80-90нчы еллар җырларыннан торган концертка яшьләр дә, урта яшьтәге абый-апалар да, олылар да килгән. Концерт башланганчы ук, холлда апалар гөр китереп бии иде. Шунда ук «Күңел» радиосы уеннар уздырды, лотерея уйнатты, гомумән, концерт башлануын көткән халыкның күңелен күрделәр. Утырасы урынны эзләгәндә, хәзер барыбыз да вакыт машинасына утырырбыз да әллә кайсы елларга очып китәрбез кебек иде. Концерт башында сәхнәдәге зур экраннан кабына фил рәсеме төшкән Һиндстан чәе, футболчы Олег Блохин, «АББА»...
1 год назад
“Ак каен”да – бииләр, “Умырзая”да – җырлыйлар...
Авыл халкы өчен клублар элек-электән мәдәни учак булып кына калмыйча, аралашу, күрешү урыны да булып тора. Миякә районының Әнәч авы­лы мәдәният йортына өлкәннәр дә, яшьләр дә теләп йөри. Монда “Ак каен” – бию, “Хазинә” фольклор коллективлары, “Умырзая” вокал һәм гармунчылар ансамбльләре эшләп килә.Җыр-моңга гашыйкларны бергә туплаган “Умырзая” коллективының төп составына ун кеше йөри. “Кызыл таң”чылар килгән көнне коллектив әгъзалары, бакча эшләрен бер як читкә куеп, дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып, мәдәният йортына җыелган иде...