2 года назад
Айдар – Алмаз Юнысовлар: «Әнигә безнең хакта: «Бу балалар исән калмаячак», – дигәннәр»
Без өчәүләп аралаштык: Алмаз, Айдар һәм мин – Алинә. Әмма егетләрнең кайсысы кем икәнен тавышлары буенча гына билгели алмыйм, шуңа күрә, буталчык булмасын дип, безнең сөйләшүне бер шәхестән интервью алган кебек язам. Аларның җаваплары да, фикерләре дә үзләре кебек охшаш. Сезне аерып, исем белән атаучылар бик юктыр. Мин үзем дә сезне аермыйм. Юнысовлар, диләр күбрәк. Күбесе аермый. Я: «Айдар-Алмаз», – диләр. Сез ияләшкәнсездер дә инде? Хәзер менә күрәм: сезне буегыз буенча аерырга була. Безне якыннан белүчеләр холкыбыз буенча аера безне...