1 день назад
“Дружный”да һәрчак күңелле!”
Хозур табигать кочагы, кошлар сайравы, саф һава... Шау-шулы шәһәрдән унике чакрым гына ераклыкта, Уфа районының Михайловка авылы янында урнашкан “Дружный” балаларны сәламәтләндерү лагере капкасын ачып керүгә үк күңелне рәхәт тынычлык биләп ала. Балаларның шат тавышлары килгән якка – спорт мәйданчыгына таба атлыйбыз. Шау-гөр килгән кызлар һәм малайларга якынлашкан саен медальләр чыңлавын, ихлас сөенү, алкышлау тавышларын ныграк ишетәбез. Бүген биредә “ГТО фестивале”н ябу, нормативларны уңышлы үтәгән балаларны бүләкләү тантанасы икән...