Кече Лызи авылында, Бөек Ватан
сугышыннан кайталмаган авылдашлары, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә басуда агачлар утырттылар.  – Мине һәм минем тирәдә яшәүчеләрне кышын кар күмә иде, – ди улын хәрби операциядә югалткан ана Мәүзилә Шәрәфетдинова. – Каршы якка агач утыртып, полоса ясарга ничә ел тырышсак та, булып чыкмады, рөхсәт алалмадык. Быел инде Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга мөрәҗәгать итеп карарга булдык, Ушмадан, безнең авылдан да сугышта үлүчеләр бар, алар истәлегенә булыр, дидек. Рәхмәт Рамил Рәшитовичка, үтенечебезне кире какмады, ризалык бирде. «Сорнай» җәмгыяте рәисе Фәһим Сибәгатуллин урынын да күрсәтте, урман хуҗалыгы агачын китерде, мәктәп балалары утыртырга булышты...