02:201,0×00:00/02:20Рыся и ребята .36,1 тыс смотрели · 3 месяца назадПодписатьсяСеня рядом и Белла пришел. Былое
Журнал "Шонкар" 1 неделю назадПодписаться"Әйҙә, үҙ-ара һуғышты туҡтатайыҡ."Ни өсөндөр гонаһынан ҡурҡмай кешеләр төрлө сихыр менән шөғөлләнеүен туҡтамай. Интернетты асһаң да сихырҙың – ниндәйе генә юҡ, барыһына ла өйрәтәләр. Ярай, йәш ҡыҙҙар егет ҡаратам тип хыялланһа. Аңлайым – йәшлек йүләрлеге. Үткән яҙ тупһамда берсә энә, берсә тупраҡ эҙҙәре, аңлайышһыҙ йөн – сәстәр таба башланым. Тәүҙә иғтибар итмәнем. Тик инә торған ерҙәге балаҫ аҫтынан төйөнсөкләнгән ҡара еп табып алғас, йәнем көйҙө. Кемдер юрамал эшләгәне аңлашыла бит инде. Оҙаҡ аптырана торған кеше түгелмен. Төрлө...
Также ищутисторические особенности русской культуры культурологияистория травматологии предмет и задачик какому виду волн относятся звуковые волны к электромагнитным к продольным механическимк какому литературному направлению относится творчество куприна и бунинак микропараметрам в молекулярно кинетической теории строения газа не относится
Актаныш-информ1 год назадПодписатьсяТатарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш районы территорииясендә 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Игътибар-балалар!» акциясе игълан ителәчәк. Аның максаты- балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Балалар катнашындагы аварияләрнең, үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләрнең артуы урынлы борчу уята. 2022 елның 7 аенда республика юлларында 235 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда җиде бала һәлак була, 251е имгәнә. Ни кызганыч, быелгы саннар безне сөендерми. 2023 елның 7 аенда Татарстанда 257 юл фаҗигасе килеп чыккан. Сигез бала һәлак була һәм 271 енең сәламәтлегенә зыян килә. Балалар катнашындагы иң күп юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь айларына туры килүе мәгълүм. Шуңа күрә дә яңа уку елы башланыр алдыннан «Игътибар-балалар!» акциясенә старт бирелә. Бу чорда мәктәп укучылары озын җәйге каникуллар тәэсиреннән аерыла алмый әле. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре онытылган, күнекмәләр дә искә төшми. ЮХИДИ хезмәткәрләре «Игътибар- балалар!» акциясе кысаларында ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына, балалар бакчаларына, мәктәпләргә барып профилактик әңгәмәләр үткәрә, төрле уенлы -рольле конкурслар оештырып балаларның игътибарын юл кагыйдәләрен өйрәтүгә, булган белемнәрне искә төшереп ныгытуга юнәлтәчәк. Әлбәттә, егерме көнлек вакытында юлда кагыйдәләр бозган малайлар һәм кызлар аеруча күз уңына эләгә- светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырыла, алар мәктәпләргә җибәрелә. Моның нигезендә индивидуаль тәрбия эшләре үткәреләчәк. Хәзер караңгы бик тиз төшә. Җылы һава торышы балаларны кичләрен дә урамда уйнарга чакырып тора. Шуңа күрә урамда уйнаганда балаларның кулларына яктылык кайтаргыч беләзекләрне кигертү яки киемнәренә беркетү мөһим. Акция барышында юлның төп геройлары- автомобиль йөртүчеләр дә көчле контрольгә алына. Пассажир балаларны махсус креслога утыртмыйча юлга чыккан шоферларга закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Җиңел автомобильләрдә hәм йөк машинасы кабинасында 7 яшьтән кечерәк балалар үз авырлыгына hәм буена туры килә торган урындыкка утырып йөрергә тиеш. Автомобильдәге махсус иминлек каешы турында да онытмагыз, каешлар кресло аша уздыру күздә тотып эшләнгән. 7 яшьтән узган балаларны транспортта махсус җайланмаларда йөртергә киңәш ителә. Еш кына балаларның, үсмерләрнең алгы урындыкка утырасы килә. Чыннан да кайбер машина йөртүче әти-әниләргә ул-кызларының янәшә баруы уңай. 12 яшькә кадәрге балалар салонның алгы өлешендәге урындыкка махсус җайланма- кресло белән утыртылырга тиеш. Юл буйларында балаларны караучысыз калдырырга ярамаганлыгын онытмагыз. Үзегез кибеткә, я булмаса башка җиргә бик тизгә генә кереп чыгам, дип, нәни пассажирларыгызны салон эченә бикләп китмәгез. Ата-аналар бәгырь җимешләренең иминлегенә бик җитди карасын иде. Өлкәннәргә сабыйларга үрнәк күрсәтеп юлларда тәрбияле йөрү фарыз. Шулай икән, яшь буыннан юл кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итәргә дә була. Юл буйларында балаларны караучысыз калдырырга ярамаганлыгын онытмагыз. Үзегез кибеткә, я булмаса башка җиргә бик тизгә генә кереп чыгам, дип, нәни пассажирларыгызны салон эченә бикләп китмәгез. Әлбәттә, юлдагыларның исәнлеге-иминлеге автомобиль йөртүченең тиешле тизлек сайлавына да барып тоташа. —Дөрес тизлек сайламау, ашыгып каршы як юлга чыгу, тиешсез җирләрдән юлны кисү — һәлакәтләргә китерүче төп сәбәпләр. Төзексез машина белән юлга чыгу да гомерләрне куркыныч астына куя. Гомерләр бик кадерле, сәламәтлек тә кыйммәт. Юлларда сак булсагыз, бер-беребезне хөрмәт итеп, саклап яшәсәк иде, — ди Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Ренат Шәмсиев. Рәсемдә- Актаныш Ленин проспектындагы яңа юл кичүе. Бу юл кичүе киң җәмәгатьчелек фикерен искә алып ясалды. Балалар бакчалары, технология техникумы, Актанышның беренче санлы мәктәбе кебек социаль оешмалар якын булгангамы, балалар, өлкәннәр тарафыннан еш кына бу урында җәяүлеләрнең юл аша чыгу очраклары күзәтелә иде. Хәзер бирегә тизлекне киметүне сорап торучы ясалма түмгәк тә куелды. Актанышта тагын берничә урамда халык теләген искә алып җәяүле кичүләре төзеләчәк.