Бүген бистәбез зиратында өмә уза
Бүген бистәбез зиратында өмә уза. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый...
Язга чыгуга, бакчаларыбыз искитмәле лалә чәчкәләренә күмелсен өчен, сентябрь-октябрь айларында ук бу матурлыкның хәстәрен күреп куярга
Язга чыгуга, бакчаларыбыз искитмәле лалә чәчкәләренә күмелсен өчен, сентябрь-октябрь айларында ук бу матурлыкның хәстәрен күреп куярга кирәк. Тәҗрибәле бакчачы Дания Гыйбадуллина көзен тюльпан утыртуның серләре белән уртаклашты. Вакыты. Кыраулар башланырга 3–4 атна кала утыртудан да яхшысы юк. Һава температурасы +5 градустан артмаска, туфрак температурасы +10 градус чамасы (10–12 см тирәнлектә) булырга тиеш. Сыйфаты. Көзен утырту өчен иң әйбәт суганчалар – диаметры 4 см һәм аннан зуррак булганнары. Бу очракта лаләләр киләсе язда ук шаулап чәчәк атып утырачак. Уртача зурлыктагыларының (3,5–3,9 см) чәчәк атуы икеле-микеле генә: көч җыеп бетермәскә мөмкиннәр...