2 дня назад
Роботлар УДНТУ студентларын җиңүгә китерде
Архангельскида узган «РТК кубогы. Югары лига: Импульс» Бөтенрусия робототехника ярышларында УДНТУ командасы беренче урынны алды. Студентлар «Партнер җиһазлары» номинациясендә 18 команда арасында җиңү яулады. Алар арасында Мәскәүнең әйдәп баручы техник югары уку йортлары вәкилләре дә бар иде. Җиңүче команда составында IT-институтның өченче курс студентлары Руслан Губайдуллин, Даниэль Шаяхметов һәм Илназ Абдулгужин чыгыш ясады. Аларның остазы – Эдуард Шакиров. Дүрт көн дәвамында катнашучылар робототехника, компьютер күрүе һәм автоном роботларны программалаштыру өлкәсендә практик биремнәр үтәде...