2 года назад
Ак яулыклы әбием Намазыңны укып бетергәчтен Сүзең куша идең син безгә "Балаларым, читләшмәгез генә, Булыгыз сез һәрчакта бергә" Ак яулыклы әбием, синең сүзләр Колагымда чыңлый һаман да Синең догаң әле яши бирә Гөлләр булып балкый юлымда. Гомереңнең авыр мизгелләрен Сиздермичә генә яшәдең Канатларың талган вакытта да Аккош булып күктә яшьнәдең Ак яулыклы әбием, синең кебек Мәрхәмәтле кеше юк башка Чын күңелеңнән биргән фатихаңны Мин юрадым җиңел язмышка Миңа авыр булса, сизеп алып Киләсең син һәрчак яныма Тылсым тулы сүзең әйткән сыман Керәсең күк җылы җаныма Ак яулыклы әбием, рәхмәт сиңа- Минем белән һаман янәшә Фәрештәдәй саклап йөртә мине Синең догаң, гел көч өләшә