Алтай
Ветеран
– ...Кара әле, улым, тыңла әле... – дип башлады сүзен олы яшьтәге абзый. Уңай җавап ишеткәч, исем-атын әйтеп, кайсы районның нинди авылыннан булуын белдерде. – Эһ-һ-һем... Мичкә ягарга утын запасыбыз аз, мал-туар карый алмагач, азык-төлекне сатып алырга мәҗбүрбез. Авылда кибет ачылып кына ябыла. Алырга теләгән әйбер кайтарылмый. Күрше авылга йөрергә мөмкинлегебез юк. Кышын урамнар кардан ачылмый... Карчык та, үзем дә өйдә, йортта чак хәрәкәтләнәбез. «Сусыз интеккәнне дә сөйлә. Суга интегеп ятканны да әйт...» – бабай сөйләгәннәргә кушылган әбинең сүзләре дә ишетелде. – Карт, сөйләвеннән тукталып озак итеп ютәлләде...
Бүген бистәбез зиратында өмә уза
Бүген бистәбез зиратында өмә уза. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый...