Кенәбаш егете Габидуллин Гадел Мәскәү өлкәсеннән зур җиңү белән кайтты
Кенәбаш егете Габидуллин Гадел Мәскәү өлкәсеннән зур җиңү белән кайтты: Россиякүләм профессиональ осталык конкурсында "Зоотехния" компетенциясендә өченче урынны яулады. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган егет Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 3 курс студенты. Гаделнең "Холмогорка" Волокаламск аграр техникумындагы уңышы дәвамлы булсын!Татарстан данына тап төшермәгән бит гади авыл егете! Афәрин! Катлаулы ярышка хәзерлек чорын, конкурс барышын Кенә мәктәбе коллективы да игътибар белән күзәтте...