Закон Архимеда.
Җәйнең тәүге аеның өченче якшәмбесендә – Медицина хезмәткәрләре
көнендә - авыр вакытларда ярдәмгә килгән, безгә һәм якыннарыбызга сәламәтлек бүләк иткән, иртәгесе көнгә ышаныч уяткан ак халатлы хезмәт ияләрен хөрмәтлибез. Районыбызның хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сез – яшәүгә өмет бирүчеләр, тормыш бүләк итүчеләр. Гомер-гомергә бәйрәмнәр, ял көннәре белән хисаплашмаган табиб һөнәре зур сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек сорый, җәмгыятьтә ихтирам һәм хөрмәт казануыгыз үз эшегезне бирелеп башкаруыгызның билгесе ул. Зур темплар белән алга барган медицинаның һәр юнәлешен максатчан өйрәнеп, һөнәрләрегезне камилләштерү юнәлешендә даими эшләвегез мактауга лаек...