Фердинанд Салахов «Яшим бит, яшим әле»
Тукайга багышланган яңа биобиблиографик күрсәткеч
Быел бөек әдибебез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулды һәм аңа багышланган яңа биобиблиографик күрсәткеч (Исламов Р.Ф. Габдулла Тукай: Биобиблиографик күрсәткеч. – Казан: ТР ФА М. Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2026. – 692 б.) дөнья күрде. Әлеге зур күләмле хезмәтне ТР Фәннәр академиясе М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Р.Ф. Исламов төзегән. Басма Институтның Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителгән, ә аның редколлегиясенә Э...