Айдар Галимов «Таң атканда»
🌿Зәй районының 🏘Төги авылының аерым игътибарга лаеклы бер урын бар — ул да булса, халык телендә 💦«Күз» чишмәсе дип йөртелгән шифалы су
чыганагы. Аның исеме үк үзе турында сөйли: борынгыдан ук кешеләр бу чишмә суының күз авыруларын дәвалау көченә ия булуына ышанганнар һәм аны дәва итеп кулланганнар. Шифа эзләп, монда бары тик үз авыл кешеләре генә түгел, ә тирә-як районнардан да күпләп киләләр. Чишмәнең язмышы да игътибарсыз калмаган. 1998 һәм 2009 елларда нефтьчеләр ярдәме белән ул төзекләндерелеп, яңа сулыш алган...