Древняя мудрость. Слова пророка доказали учёные
“Бер урамлы авылда”
Тәтешле районының Мәнәгәз авылы халкы матур китаплы булды. Аның авторы — якташыбыз, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче педагогик хезмәт ветераны Әлфия Габдрәшитова (Каләмова). Каты тышлыктагы 144 битлек бу матур җыентык 2026 елда Казан шәһәрендә үзнәшер юлы белән 150 данә күләмендә дөнья күргән. Авыл тарихына багышланган китап, автор билгеләгәнчә, йөз елдан артык элек барлыкка килгән авылның галди халкына, Бөек ватан сугышында катнашканнарга, гомерләрен биргәннәргә, солдатларның һәм тылда эшләүчеләрнең батырлыгына хәтер һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән төзелгән...