Зульфия и Жавит Шакировы «Гомер синсез үтмәсен»
Зәринә Хәсәншинаны әнисе егетләр белән йөрмәгәнгә сүгә: «Гомер буе сиңа берсе дә ярамады»
Җырчы Зәринә Хәсәншинаның әнисе кызын кияүгә бирергә тели, ә Зәринә кияү турындагы уйларны башына да кертеп чыгармый бугай әле. Җырчы, көлә-көлә, әнисенең үзен егетләр белән йөрмәгәнгә ачуланганын видеога төшергән. «Менә апаең да йөрмәде. Мин аңа теге гәҗитне укытасым килә әле», – дип зарлана ул улына, Зәринәгә ниндидер гыйбрәтле язма укытмакчы булып. Ул арада: «Менә син төшер, давай, төшер. Менә бу муендагы чүпрәкләрне төшер. Күрми калырлар, алайса, җилкә сызлаганны», – дип, Зәринәне дә орышып ала. – Дөресен әйтәм мин. Гомер буе сиңа бер кеше дә ярамады. Йөрисең хәзер берүзең», – ди ул. Зәринә кычкырып көлә: «Әни, без алай озак йөрмәячәкбез», – ди Зәринә...