1 неделю назад
🌿Алабуга районының 🏡Олы Шүрнәк авылы музее җирле халыкны гына түгел, керәшеннәрнең тарихы һәм үзенчәлеге белән кызыксынучы туристларны да
җәлеп итә😍 Шушы көннәрдә генә Олы Шүрнәк авыл музее кунаклары булып Алабуга шәһәреннән нефтьчеләр килде🤝 💬“Алар безнең авыл тарихы һәм мәдәнияте мөхитенә чумдылар, традицион тормыш-көнкүреш, һөнәрчелек, милли ризыклар белән таныштылар. Җирлек башлыгы Николай Мельников кунакларны экспонатлар куелган зал буйлап алып йөрде, керәшеннәрнең узган буын тормышы, йола-гадәтләре турында сөйләде...