Сеня рядом и Белла пришел. Былое
ТАТАРНЫ татарча КҮРСӘТКӘН фильм
Еш кына татар фильмнарына “татарлык” җитеп бетми. Әйе, актёрлар татарча сөйләшәләр, бу турыда сүз дә була алмый. Ләкин аларның сүзләре ышандырмый, сөйләшүләре урысчадан тәрҗемә кебек яңгырый,. Фильм караганда татар болай әйтмәс иде, болай эшләмәс иде, дип комментарий биреп утырасың. Ә “Бибинур” бөтенләй башка. Ул – үзебезнеке. Белмим, бәлки, Аяз Гыйләҗевнең искиткеч бай теле, персонажларны үзләренчә тудырган актёрлар “Бибинур”ны чын милли фильм итә торгандыр. Уйлап карасаң, бу киноны татар режиссёры төшермәгән бит...
Мөхәммәд Идрисов: Язу машинасы турында ясаган доклад
Танылган полиграфист, татарча язу машинасын уйлап табучы Мөхәммәд Идрисов архивын өйрәнү барышында күп кенә кызыклы материалларга юлыктык. Алар арасында ХХ гасыр башында илдә кулланылган чит ил язу машиналары һәм аларны татар теленә яраклаштыручы шәхесләр, шулай ук М. Идрисовның әлеге өлкәдәге эшчәнлеген бәян иткән үз кулъязмасы саклана. Ул – М. Идрисовның 1926 елда Казанда үткәрелгән язу машиналарына гарәп шрифтын урнаштыру турындагы киңәшмәдәге чыгышы. Әлеге кулъязма уйлап табучы, белгеч күзлегеннән язылуы белән дә кыйммәтле...