sfd
Кызык
Кайдан алып язасыз? Һәртөрле очрашуларда шундый сорау бирергә яраталар. Мин тормыштан алып дигән булам инде. Уйлап чыгарганнары да бар, югыйсә. Алай дисәң, язган әсәрләрнең тормышчанлыгы кимер кебек тоела. Бер карасаң, тормыштан алына инде барсы да. Уйлап чыгардым дигәне дә шул ук тормыш бит инде аның. Нинди тормышта яшисең - шуның турында уйлыйсың. Уй-хыяллар үз тормышыңнан ерак китәлми. Ләкин кайчагында чынбарлык үзе үк әзер вакыйга китереп тоттыра. Утыр да яз гына. Казанда чакта мин эш арасында бераз җәяү йөреп керергә яратам...
Кызык-мызык (елмаеп алыйк)
Хатыным һәр иртә, эшкә барыр алдыннан, миңа оныткан нәрсәләрне искә төшерә: кайвакыт машина ачкычларын, яисә өй ачкычларын, һәм күпчелек вакытта ул миңа телефонымны, яки машина документларын искә төшерә... һәм миңа картайганымны һәм хәтер югалтудан интегүемне әйтә! Бу сарказмны бетерергә булдым. Онытыла торган барлык әйберләрне кәгазьгә язып куйдым. Бүген иртән торгач, өйдән чыкканчы, кәгазьне алдым һәм барын да тикшереп чыктым. Елмаеп өйдән чыкканда җиңү хисе (!) сиздем. Ниһаять, бер нәрсәне дә онытмадым! Машинамны эшләтеп җибәрдем һәм кузгалып киттем...