4 прочтения · 2 года назад
“Трактор бабай”
Районда узган гасырның 60нчы-70нче елларында юллар салуга зур өлеш керткән Фәйсхан абый Фәйзрахмановны өлкәннәр дә, яшьләр дә яхшы белә һәм ихтирам итә. Бик йөремсәк, хәрәкәтчән кеше ул. Саба урамнарын еш урар, аралашырга яратыр. Әле күптән түгел Саба китапханәсенең уку залында "Өлкәннәр" клубының актив йөрүчеләр катнашында 85 яшьлегенә багышлап үткәрелгән портрет-кичәдә улы Марат та әтисенең иртә чыгып китә, кич кайта торган сыйфатын искә алды. “Яхшы трактор бирсәң, утырырга да мөмкин әле“,– дип тә өстәде...