832 читали · 4 года назад
Милләт мондый вәхши түгел!
Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның Анасы убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Иң начар, иң пычрак, иң явыз рәвештә күрсәтелә. Боларны үтергән өчен дә, талаган өчен дә кызганырлык түгел. Димәк, узган тарихтагы татарны да кызганырлык түгел - илсез-җирсез калганы өчен дә, телсез- динсез калганы өчен дә... Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш - халык күңеленә шул фикер сеңдерелә...
«Шүрәле»гә 115 ел яки 30 төрле Шүрәле
«Шүрәле» поэмасы – Габдулла Тукайның 1907 елда язылган бик популяр әкият-поэмасы. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнгән. Мисал өчен, китапханәдә «Шүрәле» әкият-поэмасының аерым китап булып чыккан 30 дан артык басмасы саклана. Шуларның кайберләре белән бүлешәбез: «Шүрәле» Казанда 1927, 1936, 1937 елларда латин графикасында басылып чыга. Татар алфавиты кириллицага күчкәч тә 1944 елдан башлап поэма аерым китап булып унөч мәртәбә нәшер ителә. Алар татар телендә латин графикасында язылган...