1 день назад
Гүзәл Садыйкова: биш бала анасы, блогер һәм булачак психолог
📱🌲«Саба блогеры»ның чираттагы герое белән таныштырабыз. Сатыш авылында яшәүче блогер, биш бала анасы Гүзәл Садыйкова турында сыр ясау остасы сыйфатында моннан 5 ел элек язган булганмын. Яңа йортка күчкән вакытлары. Кухня өстәлендә сөт продуктларының ниндиләре генә юк иде! Садыйковларның республика программасы нигезендә төзелгән гаилә фермасы бар, 25—30лап терлек асрыйлар. Баштарак җитештерелгән сөтне чимал итеп кенә тапшырмыйча, бер өлешен йорт шартларында эшкәрткәннәр...