06:44
1,0×
00:00/06:44
955,4 тыс смотрели · 4 года назад
2 года назад
Киров өлкәсе Сабан туе: Миңнеханов алкышларга күмгән җыр, Зәйнәб күңеленә тигән мәсьәлә
Балтачлыларның мичтә пешкән коймакларын авыз итеп... Киров өлкәсе дигәч тә, әллә ни ерак түгел ул бездән – Казаннан төгәл 2 сәгать бардык. Көн болытлы, салкынча иде. Җилләр исеп куйганда хәтта каз тәннәре дә чыкты. «Нигә җылырак киенмәдек икән?» – дип, үз-үзебезне битәрләдек. Песи баласы кебек йомарланып ятасы килде шулчак. Бөрешеп дигәндәй, Балтач районы утарына аяк баскач, йокыдан айнып өлгермәгән күзләр түгәрәкләнде, аппетит та ачылып китте: татар апалары күз алдында мич коймагы пешереп ята иде...